2025 елның 12 августында «Бөгелмә аграр көллияте» ДАҺБУ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов тарафыннан «А1, А2, А3, В, С, Д, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтиханнар үткәрелде. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кешеләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Гариза биргән 7 кандидатның 2 се имтиханны тапшыра алмады. Калганнар барысы да имтиханны уңышлы тапшырдылар.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.