«Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ имтиханнар кабул итү

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан B,C,D,E,F категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан үткәрелде. Булачак тракторчы-машинистларны «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ әзерләп чыгарды. Теоретик имтиханны махсуслаштырылган программа ярдәмендә персональ компьютерларда тапшырдылар, аның нәтиҗәләре буенча 22 курсантның 4 сенә кабат имтихан көчне билгеләнде, чөнки алар имтихан билетлары сорауларының 75 процентыннан кимрәгенә җавап бирделәр. Практик имтихан вакытында курсантлар машина йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр һәм билгеле бер алымнарны һәм маневрларны уңышлы башкардылар.

 

Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International