Квадроцикл, багги кебек транспорт чараларын кулланганда массакүләм мәгълүмат чараларын кулланып үткәрелгән профилактик чараларга һәм аңлату эшләренә карамастан, ата-аналар балигъ булмаган балаларына әлеге төр техника белән идарә итүне ышанып тапшыралар, шуның белән аларның тормышларын куркыныч астына куялар. Татарстан Республикасы һәм тулаем ил буенча кайгылы статистика бар, анда балалар квадроцикллар белән идарә иткәндә үлә һәм имгәнә.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге район территориясендә үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләүне тикшерә, биредә торак пунктларда мототранспорт чаралары белән идарә итүче балигъ булмаган балалар, шул исәптән җәйге каникулга бабайлары һәм әбиләре янына шәһәрдән кайткан балалар да очрый. Алар белән билгеле бер яшькә җиткәнче транспорт белән идарә итүгә юл куймау, белем һәм кирәкле күнекмәләр булмау, шулай ук ата-аналар өчен нәтиҗәләр турында әңгәмәләр үткәрелә.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.