Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне» бәйрәме узды

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

2025 елның 9 августында Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне» бәйрәме узды. Быел бәйрәм унынчы мәртәбә уздырылды һәм күпләрнең яраткан бәйрәменә әверелде. Барлык традицион ярышлар, конкурслар һәм уеннар белән бер рәттән, балалар өчен аттракционнарда күңел ачулар да оештырылды. Эшкуарлар тарафыннан 3 аттракцион куелган иде, алар бәйрәм алдыннан Арча районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә теркәлде. Аларны эксплуатацияләү куркынычсызлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре тарафыннан контрольдә тотыла.  Аҗаганнар һәм һава белән тутырылган таулар балалар һәм аларның ата-аналары өчен төп күңел ачу чарасы булып тора.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International