Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы «Алкоторг» ҖЧҖ сәнәгать предприятиесендә техник карау уздырылды

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

«Алкоторг» ҖЧҖ сәнәгать оешмасында РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник яктан карау турында» 07.10.2020 ел, №1538 карары нигезендә 29 берәмлек күләмендә теркәлгән үзйөрешле машинаны ел саен үткәрелә торган техник карау өчен тәкъдим итте.                                                                                                                             

Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган бозуларны 20 көн эчендә бетерү срогы белән, техник тикшерү турында 1 акт төзелде.  Техник тикшерү үткән техникага карата техник карау узу турында таныклык бирелде.

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International