Юлларда куркынычсызлык

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Районда урып-җыю кампаниясе бар куәткә бара. Кыр эшләренә 70ләп ашлык җыю комбайны җәлеп ителгән. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге янгын куркынычсызлыгын контрольдә тоту буенча максатчан рейдлар үткәрә. Авариясез эшне тәэмин итүнең төп юнәлешләреннән берсе – габаритсыз техниканы гомуми файдаланудагы юлларда йөртүне оештыру. Җаваплы затларны озатып йөрүне тәэмин итү монда нәтиҗәле чара булып тора.

Соңгы атнада «Башак» ҖЧҖ, «Нур Баян ис.» ҖЧҖ һәм «Әнәк АФ» ҖЧҖ хуҗалыкларында профилактик визитлар булды.  Урып-җыю барышын оештыру дәрәҗәсе урыннарда яхшы дип танылды. Белгечләр белән эшләрне оештыру буенча агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International