Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә профилактик чаралар

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге инспекторы һәм Биектау районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейды уздырылды.

Чара барышында эксплуатациягә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм, гомумән, транспорт чарасының техник торышы тикшерелде. Барлыгы 6 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. 1 административ материал төзелде.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International