Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән уртак профилактик рейд узды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 12 сентябрендә Мамадыш районында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүне тикшерү буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән уртак профилактик рейд узды. Төп бурыч – үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүнең мәҗбүри таләпләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешенә күзәтчелек итү. Рейд барышында 10 берәмлек техника тикшерелде, аларның берсе кагыйдәләрне бозып эксплуатацияләнә иде, нәтиҗәдә әлеге техника механизаторына административ беркетмәләр төзелде. 

 

     Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International