Узган атнада Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы катнашында киңәшмә узды, анда оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Балтач муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов үзйөрешле машиналарны, квадроциклларны эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча чыгыш ясады, шулай ук кайбер моментларга тукталып, аттракционнарга кагылды.
Авыл хуҗалыгы эшләрен уздыруның актив фазасы чорында муниципаль районнарда юл-транспорт һәлакәтләре һәм тракторлар һәм аларга тагылмалар катнашында бәхетсезлек очраклары арта. Шуңа бәйле рәвештә, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау таләпләрен үтәргә, урып-җыю вакытында эшкә җәлеп ителгән кешеләр белән инструктаж үткәрергә кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, хезмәтне саклау кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгән очракта, хәвефсез эксплуатациягә ирешергә мөмкин.
Шулай ук квадроцикллар буенча мәсьәләләр дә каралды, бу транспорт чарасы гына түгел, ә югары куркыныч чыганагы да, дип билгеләп үтелде. Кызганычка каршы, машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык таләпләренә игътибар итмичә җавапсызлык күрсәтүе еш кына бәхетсезлек очракларына һәм фаҗигале нәтиҗәләргә китерә. Балтач муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, квадроцикл белән идарә итү өчен машина йөртүче “АI” ачык категориясе булган тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгына ия булырга тиеш, дип белдерде. Квадралцикл белән идарә итү хокукын алу өчен, белем бирү оешмасында һөнәри белем алырга һәм имтиханнарны уңышлы тапшырырга кирәк. Квадроцикл билгеләнгән тәртиптә теркәлергә һәм техник тикшерү узган булырга тиеш.
Аттракционнарга килгәндә, аттракционнарның барлык хуҗалары үз эшләренә җаваплы карарга һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган хезмәтләр күрсәтергә тиеш, дип билгеләп үтелде. Бары тик куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә уңышлы тикшерү узган аттракционнар гына, шул исәптән аптечкалар, янгын сүндерү җайланмалары, ростомерлар һәм башка кирәкле әйберләр, һәм документлар белән тәэмин ителгән килеш кенә, эшкә кертелергә мөмкин.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.