Кайбыч муниципаль районының «Август-Кайбицы» ҖЧҖ ашлык җыю техникасына техник карау уздырылды.
Техник карауның иң мөһим максаты – ашлык җыю комбайннарын үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсыз эксплуатацияләүгә ирешү, моның өчен һәр берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнергә, ә әлеге техниканы эксплуатацияләү махсус өйрәтелгән персоналга йөкләнергә тиеш.
Техник карау вакытында үзйөрешле машиналарның янгын сүндерү чаралары белән комплектлануына, медицина аптечкасы, яктылыкны кире кайтара торган жилетлар, теркәү документлары булуга, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгына аерым игътибар бирелде.
Һәр ашлык җыю комбайнының герметиклыгы тикшерелде, контроль суктыру уздырылды һәм чыбылдык аша үткәрелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык комбайннарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Серебряков М.Н. - ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы буенча баш инженер-инспекторы.