Аксубай муниципаль районының «Никитин А.А» КФХ хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына ел саен уздырыла торган техник тикшерү уздырылды

2024 елның 19 июле, җомга

Аксубай муниципаль районының «Никитин А.А» КФХ хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына ел саен уздырыла торган техник тикшерү уздырылды. Анда 6 берәмлек техника тәкъдим ителде. Чара барышында документлар, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы, аптечка һәм янгын сүндергеч, тавыш сигналы һәм яктылык приборлары һ.б. тикшерелде. 

Хуҗалыкта бер комбайнга уртача йөкләнеш 350-400 га туры килә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, хуҗалык беренче булып суктыруга чыга һәм һәрвакыт урып-җыюны иң яхшылар рәтендә тәмамлый, башка фермер хуҗалыкларына ярдәмгә килә һәм күрше районнарда эшли. Моңа бәйле рәвештә ашлык җыю комбайннарын региональ һәм федераль әһәмияттәге юлларда махсус машиналар белән бергә йөртү мәсьәләләре дә каралды.

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International