Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе территориаль бүлеге башлыгыннан үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан алынды

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге башлыгы Гарифуллин Илнур Кави улыннан үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан кабул ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзләрен тотышына таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы карары нигезендә (беркетмә №6, 25.06.2024 ел) имтиханны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге башлыгы Мөхәммәтҗанов Мансур Мөнир улы кабул итте, аның белән бергә бәйсез экспертлар катнашты: Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе М.М.Гафиятуллин һәм «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең юридик бүлеге башлыгы Д.Ю. Никишин. Шулай ук күзәтүче сыйфатында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Рафил улы Кадыйров та катнашты.
Имтихан ике этапта үтте. Теоретик өлеш Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегендә узды. Практика өлеше трактородром мәйданчыгында узды. Барлык имтиханнар да уңышлы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International