Бүген «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «А1, А2, А3, В, С, Д, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.
Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кешеләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде.
31 кандидатның 9 тапшыра алмады, 9 кеше имтиханга килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.