Традиция буенча ашлык җыю комбайннарының әзерлеген кабул итү буенча комбайннар парады белән тәмамлана. Бүлеп бирелгән 6 участокта ашлык җыю комбайннары паркын карау өчен тәкъдим ителде. Элек үткәрелгән техник тикшерүгә өстәп, бөтен техника сөзәк аша үткәрелде, анда урып-җыю чорында югалтуларга юл куймау буенча комбайнны көйләү һәм герметизацияләү сыйфаты буенча комиссия бәя бирде. Тәкъдим ителгән урып-җыю комбайннарыннан 50ләп механизатор Актаныш районы башлыгы Л.Р. Зариповның яхшы әзерлек өчен махсус премиясе белән билгеләнде. Шулай ук барлык участокларда механизаторлар һәм хуҗалык белгечләре белән куркынычсызлык техникасы, урып-җыю эшләре вакытында хезмәтне саклау һәм янгынга каршы чаралар оештыру таләпләрен үтәү буенча әңгәмәләр үткәрелде. Габаритсыз техника хәрәкәтен планлаштыруга һәм озата баруны тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.
«Әнәк а/ф» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ, «Шәйчурино» ЯАҖ хуҗалыклары яхшы яктан билгеләнде. Район буенча ашлык җыю комбайннарын әзерләү дәрәҗәсенә уңай бәя бирелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.