Чәчү кампаниясе әле тәмамланмаган булса да, АСК авыл хуҗалыгы эшләренең киләсе этабына – азык культураларын җыюга әзерлеген тикшерү башланды. 14 майда Әтнә районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе хуҗалыкларның азык җыю эшләренә әзерлеген тикшерде, анда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты. Әтнә районы икътисадының нигезе – терлекчелек, шуңа күрә азык әзерләүнең сыйфатына, күләменә һәм срокларына һәрвакыт аерым игътибар бирелде. Болар барысы да азык җыю һәм транспортлау техникасының торышына, кадрлар булуга һәм хезмәтне оештыруга, машиналарны имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүгә бәйле. Әлеге моментлар авыл хуҗалыгы предприятиеләрен карап йөргәндә ассызыкланды, кыенлыкларга карамастан, хуҗалыкларның әзерлеге яхшы дәрәҗәдә. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Таң» АХҖК, Фәйзи Галиев исемендәге АХҖК, Ленин исемендәге АХҖК хуҗалыклары җиңүче булды.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.