2024 елның 8 маенда Питрәч районында аттракцион - RB-2 биомеханик йогынты дәрәҗәсе булган «Су асты дөньясы» су өсте җайланмасын карап чыгып, теркәү исәбенә куелды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 26 декабрендәге 1064 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә региональ дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып тора, РФ Хөкүмәтенең аттракционнарны дәүләт теркәве кагыйдәләрен раслау турында 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карары нигезендә эксплуатант аттракционны урнаштыру урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органында аны теркәтергә тиеш. Элек теркәлгән күчмә аттракционны урнаштыру урыны үзгәргән очракта, ул аттракционның тору урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органында вакытлыча дәүләт теркәве узарга тиеш.
Әлеге Кагыйдәләр үз көченә кергәнче файдалануга тапшырылган һәм Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актлары нигезендә теркәлмәгән (исәпкә алынмаган) аттракционнар түбәндәге срокларда дәүләт теркәве узарга тиеш:
- югары дәрәҗәдә потенциаль биомеханик куркынычы (RB-1) булганнар – әлеге Кагыйдәләр үз көченә кергән көннән алып 24 ай узганчыга кадәр; (теркәү 9.04.2022 башлана)
- урта дәрәҗәдә потенциаль биомеханик куркынычы (RB-2) булганнар – әлеге Кагыйдәләр үз көченә кергән көннән алып 27 ай узганчыга кадәр; (теркәү 9.07.2022 башлана)
- түбән дәрәҗәдә потенциаль биомеханик куркынычы (RB-3) булганнар – әлеге Кагыйдәләр үз көченә кергән көннән алып 30 ай узганчыга кадәр; (теркәү 9.10.2022 башлана) 20.04.2023.
Теркәлү вакытында, теркәү регламенты нигезендә, барлык кирәкле документлар, урнаштыру кагыйдәләре һәм янгын куркынычсызлыгы өчен кирәкле инструментлар тикшерелде.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.