Балык Бистәсе муниципаль районында техника тикшерелде

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районында физик затларга караган үзйөрешле машиналар (тракторлар) һәм аларга тагылмаларны техник яктан карау буенча чаралар башланды. 2024 елның 13 маенда Күгәрчен авылында 27 берәмлек техника карау өчен тәкъдим ителде. Техниканы тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

    Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International