Илнең төп байлыкларының берсе – Россия урманына сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан үрчетү һәм арттыру проблемасына җәлеп итү максатыннан, 2024 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре Биектау муниципаль районы территориясендә агачлар утыртуда катнаштылар.