«Тататавтодор» җәмгыятенең Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл-төзелеш идарәсендә техника тикшерелде

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 25 апрелендә «Тататавтодор» җәмгыятенең Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл-төзелеш идарәсендә юл-төзелеш техникасына техник карау уздырылды. Техник карауга барлыгы 20 берәмлек техника тәкъдим ителде, шул исәптән ике берәмлек махсус тагылма да бар иде. Техник карау вакытында юлда куркынычсызлык тәэмин итүче төеннәр һәм механизмнар тикшерелде, тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, йөрү системасы, махсус ут приборларының (яктылык маякчыкларының), арткы як фонарьларның, артка бирә торган сигнал тавышының (завод-җитештерүче тарафыннан җиһазланган машиналарда) төзеклеге һәм конструкциянең башка элементлары тикшерелде.  Шулай ук үзйөрешле машиналарны янгын сүндергечеләр, медицина аптечкасы, авария тукталышы билгесе, кире чигенүгә каршы таянычлар белән комплектлау тикшерелде.   Механизаторлар тиешле категориядәге таныклыкларга ия, шулай ук аларга беркетелгән махсус техникада эшләргә рөхсәт ителгән.

    Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Автомобиль юлларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү вакытында юл-төзелеш техникасын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. Техник карау барышында 18 берәмлек техника каралды, 2 техник тикшерү акты рәсмиләштерелде.

 

    Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International