Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы сәнәгать предприятиеләрендә техник тикшерүләр уза

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

2024 елның 23 апрелендә Питрәч муниципаль районында үзйөрешле тракторлар, юл-төзелеш һәм башка машиналар һәм тагылмалар буенча техник карауның расланган графигына ярашлы рәвештә «Татавтодор» АҖдә техник карау үткәрелде. Әлеге оешма үз эшчәнлеген М7 федераль трассасына, Казан - Шәмәрдән республика автоюлына һәм торак пунктларга кадәр район эчендәге юлларга хезмәт күрсәтүдә алып бара.

Әзерлек линиясенә 23 берәмлек трактор, юл-төзелеш техникасы һәм тагылмалар куелган иде. Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эшләтү, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауга ирешү.  Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Шулай ук кышкы һәм җәйге вакытта юл полотносында эшләү, махсус электр җиһазларының төзеклеге шартларында үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде. Ел саен әлеге оешма үзенең техникасын  техник тикшерүгә югары дәрәҗәдә әзерли һәм тәкъдим ителгән барлык техника техник тикшерү үткәрү таләпләренә туры килә.  Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International