2024 елның 18 апрелендә, эш графигына ярашлы рәвештә, Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында техник карау узды. Икенче этапта теркәлгән 125 берәмлек техникадан 69 үзйөрешле машина техник тикшерүгә тәкъдим ителгән иде. Техник карау контроль-диагностик прибор кулланып үткәрелде. Нәтиҗәдә 68 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Тышкы яктырту приборларының төзек булмау өлешендә ачыкланган бозулар буенча 1 берәмлек техникага техник карау акты төзелде. Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекне билгеләнгән чорда бетерүне мәҗбүр итә торган күрсәтмә бирелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.