Балык Бистәсе агротехника техникумында имтиханнар булды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 22 декабрендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺБУ базасында «А1», «В», «С» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.  

Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Гамәли өлеше «Трактородром»да үткәрелде.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International