2022 елның 21 декабрендә «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» хосусый белем йортында «АI,В,С,Д,Е» категориясе буенча автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем программасы буенча укучылар арасында дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 12 кеше кертелде. Шуларның теоретик өлешен – 10 кеше, практик өлешен 10 укучы уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.