Яңа елга санаулы көннәр калып бара һәм тылсым вакыты җитә. Яңа елда иң игелекле традицияләренең берсе – «Теләкләр чыршысы» зур хәйрия акциясе, анда ел саен игелекле гамәлләр кылырга теләгән кешеләр катнаша. Алар ярдәмгә мохтаҗларны табалар, аларга бүләкләр бирәләр яки теләкләрен чынга ашыралар.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов һәм җитәкче урынбасары Мөнир Халиков игелек марафонына кушылып, чыршыдан шарлар алдылар. Чаллы шәһәрендә яшәп, смарт сәгате турында хыялланган Илья Сухоплюевның һәм Казан шәһәрендә яшәп, планшет турында хыялланган Ибәтуллин Кәримнең теләген тормышка ашырдылар.
Һәркемнең тормышында могҗиза өчен урын бар. Моңа бары тик ышанырга, теләргә һәм көтәргә генә кирәк. Чөнки могҗизалар Илья белән Кәрим кебек аларга ышанучылар өчен чынга аша.
Ә без, өлкәннәр өчен, балаларның бәхетле булуы мөһим, бернигә дә карамыйча, алар тормышта могҗиза булуына ышанып яшәсеннәр иде!