ТР Питрәч муниципаль районының П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында имтиханнар булып узды

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

2022 елның 16 декабрендә П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге тарафыннан «В», «С», «Е» категорияләре буенча тракторчы-машинист һөнәре буенча имтихан алынды. Сынау бирергә тиешле 23 кешенең 3се теория һәм гамәли өлешен бирә алмады. Машина йөртү буенча имтиханнар Беларус-1221.2, ДТ-75М һәм Т-40 тракторларында узды. Кабат имтихан җиде көннән соң булачак. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентларга якын арада тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.

В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International