Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Балтач автомәктәбе базасында «АI, В, С» категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 11 кеше кертелде. Алар арасыннан 10 кеше теория өлешен, 9 кеше гамәли өлешне уңышлы тапшырды. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.