Саба районы Саба аграр көллиятендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

2022 елның 16 декабрендә «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Ибраһимов тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә «АI, В, С, D, E, F» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына һәм «AI, B, C, D, E» категорияләре буенча йөртүче хокукына имтиханнар кабул ителде.

Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 19 кеше кертелде. Алар арасыннан 14 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды, гамәли өлешне 5 кеше нәтиҗәле узды.

Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категорияләрдәге тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.

 

Ильяс Ибраһимов - ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International