Балык Бистәсе муниципаль районын йөреп чыгу

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

2022 елның 19 декабрендә Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Р.Р.Исламов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе җитәкчесе А.Г.Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе А.Ш.Борһанов җитәкчелегендәге комиссия Балык Бистәсе муниципаль районын йөреп чыкты. Киләсе сезонга техниканы әзерләүнең төп элементларының берсе һәм техниканы куллану озынлыгын арттыру шарты – кышкы чорда үзйөрешле техниканы дөрес саклауны оештыру. Ул запас частьләргә ремонт циклына ихтыяҗны билгеләү өчен тулы дефектовкаларны уздыруны да, барлык булган техниканы таләпләргә туры китереп, озак вакытлы саклауга куюны да үз эченә ала. Эш сәфәре барышында агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә һәм «Балык Бистәсе агротехник техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә булдылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча район предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелде.

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International