Аттракционнар эшчәнлеген контрольдә тоту мәсьәләләрен җайга сала торган закон проекты кабул ителде

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда Татарстанда аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыру турында закон проекты кабул ителде.

2023 елның 1 гыйнварыннан «РФ субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» 2021 елның 21 декабрендәге 414-ФЗ номерлы федераль законның 108 пункты үз көченә керә. Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков билгеләп үткәнчә, документ нигезендә, төбәк хакимиятләре вәкаләтләренә аттракционнарның техник торышы һәм аларны эксплуатацияләү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру керә.

«Закон кабул итү аттракционнарның техник торышына һәм эксплуатациясенә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру вәкаләтләрен үз вакытында гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Мөнир Халиков, закон проектын тәкъдим итеп.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International