2022 елның декабренең беренче декадасы дәвамында, юридик һәм физик затлар гаризасы буенча, Питрәч муниципаль районында үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм тагылмаларны теркәү һәм аларга техник тикшерүләр үткәрү буенча күчмә тикшерүләр үткәрелде. Номерлы агрегатларны чагыштыру өчен 6 берәмлек яңа трактор тәкъдим ителде – бу авыл җирлекләре башкарма комитетының 2 тракторы һәм район агрофирмасының 4 тракторы.
Шулай ук юридик һәм физик затларда булган тракторларга һәм юл-төзелеш машиналарына техник тикшерү үткәрелде.
В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча баш дәүләт инженеры инспекторы.