Алабуга муниципаль районындагы «ДИАЗ» җәмгыяте автомәктәбендә имтихан булды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 4 декабрендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «АI, В, С» категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 12 кеше кертелде. Алардан теория өлешен «А,I,В,С» категориясе буенча юлсыз урыннардан йөри торган автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәренә укыту программасы буенча әзерлек узган 12 кеше уңышлы тапшырды, гамәли өлешен – 11 укучы. Сынауны уңышлы тапшыручылар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International