Балтач муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Балтач муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс уздыру турындагы боерыгы нигезендә Балтач муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече И.Ф.Шәрәфиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Балтач районындагы идарәсенең механизация буенча ПМО консультанты Р.М.Нуриев, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов катнашындагы комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды.

 Кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасына тикшерү үткәрелде. Хуҗалыкларда булганда, чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю техникасын саклауга, ГОСТ 7751-85 таләпләренә туры килүгә игътибар бирелде. Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә. Алдагы еллардагы кебек үк, бу эш таләпкә туры китереп районда да уңышлы оештырылган, шулай ук районда авыл хуҗалыгы техникасы паркына сак карыйлар һәм көзге-кышкы чорда механизаторларга һәм ремонт бригадаларына уңай шартлар тудыралар. Билгеләп үтәргә кирәк, техниканы торгызу процессын мониторинглау, запас частьләр кайтару декада саен башкарыла.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия техниканы кышкы саклауга куйган алдынгы хуҗалыкларны билгеләде.

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International