12 декабрьдә «Автодор» ТК» ҖЧҖ предприятиесендә М12 автомобиль юлын төзегәндә кулланыла торган юл-төзелеш техникасына машиналар урнашкан урын буенча техник караулар үткәрелде. Тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары тикшерелде, үзйөрешле машиналарның техник торышына һәм янгын сүндергечләргә, аптечка белән тәэмин ителүгә аерым игътибар бирелде. Тикшерүгә 18 берәмлек техника тәкъдим ителде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.