Ютазы муниципаль районының «УПБиО» МУП үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Ютазы муниципаль районының «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе базасында чираттагы техник тикшерү үткәрелде. 9 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде, болар: тракторлар һәм башка юл-төзелеш техникасы. 

Тикшерү барышында яктырту приборларына, арткы йөреш сигналларына, борылыш сигналларына, утлы маякчыкларның, тормоз системаларының, руль идарәсенең төзеклегенә аерым игътибар бирелде, чөнки махсус техника, һава торышына карап, тәүлек әйләнәсе эш өчен әзер булып торырга тиеш. Механизаторларның үзләренә беркетелгән махсус техникада эшләү өчен рөхсәтләре бар.

Техник карауны 8 берәмлек техника уңышлы узды, бер техник тикшерү акты төзелде.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International