Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре башкарма комитетларында техник карау уздырыла

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Сарман муниципаль районы Ләке, Югары Чыршылы, Мортыштамак, Сарман авыл җирлекләре башкарма комитетлары еллык дәүләт техник карауга 6 берәмлек үзйөрешле техниканы тәкъдим иттеләр.

Техниканы тикшергән вакытта руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына карата инструменталь контрольлек чаралары кулланылды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар уңышлы гына техник карау узды.

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International