2022 елның 08 декабрендә Әгерҗе районында агросәнәгать комплексы хуҗалыклары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары М.Ә.Халиков җитәкчелегендәге комиссия машина-трактор паркларының торышын бәяләде. Шулай ук комиссия эшендә Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары И.И.Җамалиев, Әгерҗе районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов, район АСК җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны «Нәүрүз» ҖЧҖ, 2 нче урынны «Назяр» ҖЧҖ һәм 3 нче урынны Мөхәммәдиев М.М. КФХ алды.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.