Коррупциягә каршы республика форумы

2022 елның 9 декабре, җомга

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Алма — бирмә» дигән исем белән коррупциягә каршы республика форумы булып узды.

Чарада хакимият, бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Форумда катнашучыларга сәламләү сүзен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юллады.

«Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә без икътисадый һәм социаль өлкәләрдә коррупцияне профилактикалау өчен барлык чараларны эзлекле рәвештә күрергә тәвәккәллегебезне белдерәбез», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты чарада катнашучыларга һәм хакимиятнең республика халкы тарафыннан коррупциягә каршы сәясәткә ярдәм итүенә өметләнүен билгеләп үтте.

Форум президиумына ТР Президенты Аппараты Коррупциягә каршы идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марсель Дулкарнаев, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм башка спикерлар керде.

Чарада ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International