Бүген үзйөрешле машина хуҗаларының гаризасы буенча, номерлы агрегатларны чагыштырып, теркәү өчен күчмә тикшерү үткәрелде.
Зеленодольск муниципаль районының Яңа Тура авылында «Казан ОКБ Союз» АҖ базасында «Беларус 82.1» маркалы яңа трактор һәм «Амкодор 352С» төягече тәкъдим ителде. Яңа Николаевский бистәсендәге «Дом дизеля» ҖЧҖ территориясендә теркәү өчен тагын бер төягеч тәкъдим ителде. Шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрь поселогындагы трактор һәм кар машиналарына техник караулар үткәрелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.