Нурлат муниципаль районы «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы базасында «AI» категориясе буенча имтиханнар узды

2022 елның 9 декабре, җомга

«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы базасында «AI» категориясендәге мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. 

Имтиханнар махсус җиһазландырылган мәйданчыкта квадроциклда кабул ителде. Сынау тапшырырга килгән 23 кандидатның 22се имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды һәм гамәли өлешкә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

7 көннән соң имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкин булачак.

Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International