«Багира» ҖЧҖ предприятиесендә Кама Тамагы урта мәктәбендә «А1» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары үткәрелде. Таныклык алуга имтихан тапшыруга 20 укучы кертелде. Шуларның 18е имтиханга килде. Барысы да уңышлы тапшырдылар һәм яхшы әзерлек күрсәттеләр.
Имтиханнарны тапшыручыларның яшь контингенты 1959 елдан алып 2000 елга кадәр аралыкта иде. Имтихан бирүчеләр арасында 2 кыз да бар иде.
Имтиханга килмәгән кешеләр имтиханнарга 7 көннән соң кертеләчәк.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.