Кайбыч муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары В.С.Евстигнеев, механикалаштыру буенча консультант Р.С.Тимургалиев, Кайбыч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе М.Н.Серебряков составындагы комиссия техниканы кышкы саклауга куюның торышын, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртипне, оешмаларның авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген тикшерде һәм бәяләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде, район буенча уртача балл – 59,5.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны гомуми 63 балл җыеп, «Август-Кайбыч» ҖЧҖ яулады, икенче урында – гомуми 62 балл белән «Туган Як-Агро» агрофирмасы ҖЧҖ, өченче урында – гомуми 59 балл белән А.А.Хәсәнов исемендәге КФХ.
М.Н.Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.