Бөгелмә муниципаль районында техниканы саклауга кую

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы техникасын саклау аны эксплуатацияләүдәге әһәмиятле шартларның берсе булып тора, аның хезмәт итү срогын арттыра, кыр эшләрен башкарганда җимерелү һәм эшләмәү кебек очракларны булдырмаска ярдәм итә.

Узган чәршәмбедә, «КДАУ» ЮБ ФДБМУ машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы доценты А.В.Матяшин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Бөгелмә муниципаль районы буенча идарәсе башлыгы И.К.Исмәгыйлев, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы бүлеге җитәкчесе С.А.Попов катнашындагы комиссия тарафыннан машина-трактор парклары территорияләрендә тәртип урнаштыру, техниканы көзге-кышкы ремонтлауга әзерлек, имин һәм уңайлы эш шартлары тәэмин итү һәм хезмәткәрләрдә техниканы ремонтлауны оештыру мотивация булдыру буенча тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандартларына туры китереп саклауга кую эше бәяләнде.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International