Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую һәм МТП авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерләү буенча смотр-конкурс булды. «Казан ДАУ» ЮБ ФДБМУ агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Д.Т.Хәлиуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТО бүлегенең әйдәүче белгече Р.Р.Идрисов, Тәтеш муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А.Садриев, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлеге җитәкчесе С.А.Балантаев һәм хуҗалыкларның җитәкчеләре, белгечләре катнашындагы комиссия район хуҗалыкларында башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде.
Тикшерү барышында машина-трактор паркларының торышы, үзйөрешле һәм тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга куюда стандартларның үтәлеше, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеге, тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышы, районның АСК предприятиеләрендә хезмәтне саклауның хәзерге торышы бәяләнде. Конкурс ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча уздырылды. Иң күп балл җыючы хуҗалыклар: беренче урында – «Колос» ҖЧҖ, икенче урында – «Авангард» ҖЧҖ, өченче урында – «Казаков И.С.» КФХ.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.