Әтнә муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе агросәнәгать комплексы оешмаларында авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга куюны һәм ремонтлауның торышын тикшерде.
Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы И.Х. Габбасов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Сабиров Р.К., Әтнә районында авыл хуҗалыгында механизация буенча консультант Әхмәтгалиев К.Н. катнашты. Тикшерү вакытында техниканы ГОСТ таләпләре буенча саклауга кую, ремонтлау остаханәләренең торышы, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләренең барышы бәяләнде.
Комиссия районда башкарылган эшләргә яхшы бәя бирде. Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр дип «Таң» АХҖК, Ленин ис. нәсел заводы АХҖК, Фәйзи Галиев ис. АХҖК танылды.
Рафил Сабиров - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.