Кама Тамагы муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышка озак вакытлы саклауга куюны тикшерү

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Бу атнада, Кама Тамагы муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексының инженер-техник бүлеге урынбасары Евстигнеев В.С. җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан техниканы озак вакытка саклауга кую, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыру, шулай ук техниканы 2023 елга язгы кыр эшләренә әзерләү барышы тикшерелде. Шулай ук комиссия эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев И.И., авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге белгечләре, Кама Тамагы муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Тикшерү нәтиҗәләре: 1 нче урында – «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ, 2 нче урында – «Большие Кляри» ҖЧҖ.

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International