Техника сакчыл мөнәсәбәткә мохтаҗ

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән АСК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен машина-трактор паркларын әзерләү буенча конкурс игълан ителде.

Агымдагы елның 07 декабрендә Казан дәүләт аграр университеты доценты А.В.Матяшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Р.Г.Мостафин, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге җитәкчесе И.Н.Галимов составындагы комиссия Лениногорск районы хуҗалыкларының машина-трактор паркларын карады, техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонт остаханәләренең авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларны һәм тракторларны ремонтлауга әзерлеге буенча эш урыннарын тикшерде.

Конкурста катнашкан хуҗалыклар техниканы озак саклауга кую буенча үз эшләрен лаеклы башкарганнар. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча комиссия әгъзалары техника милекчеләренә, җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә бетерү өчен, күрсәтмәләр бирде. Ашлык җыю комбайннарында каешларны йомшарту буенча башкарылган эшләр, агрегатларда һәм схемаларда саклау составлары белән капланмаган гидроцилиндр штоклары, яңгырдан һәм кардан ябык булмаган ашлык төягеч бункерлары һ.б. шундый җитешсезлек очракларына карый.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урын «Зеленогорский» РПК «Союз-Агро» ҖЧҖ бирелде, 2 нче урында – «Август - Лениногорск» ҖЧҖ, 3 нче урында – «Маркс» ҖЧҖ.

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International