Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков «Татарстан Республикасы территориясендә аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында» 351-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында чыгыш ясады.
Әлеге Татарстан Республикасы законы проектын карап, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты закон проектын хуплады һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.