Алабуга муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс узды. Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты директоры В.М. Медведев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТО бүлегенең әйдәүче киңәшчесе И.Р. Сафин, Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе М.М.Шыяпов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе А.В.Косов, шулай ук механикалаштыру буенча ПМО консультанты И.К.Әхмәтов катнашындагы комиссия «Колос» АСК, «Аммони АгроТехнологии» ҖЧҖ, «Ф.Г.Әхмәтҗанов» КФХ, «Яңа Юраш а/ф» ЯАҖ, «Светлая-Долина» ҖЧҖ, «Яшь көч а/ф» ҖЧҖ хуҗалыкларын карап чыкты.
Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандартларына туры китереп саклауга кую эше бәяләнде. Урып-җыю, азык җыю комбайннарын, чәчү комплексларын кышкы саклауга куюга, алынган төеннәрне һәм детальләрне саклауны оештыруга аерым игътибар бирелде. Шулай ук хуҗалыкларның машина-трактор паркын төзекләндерү, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеге һәм техниканың 2023 елга кыр эшләренә әзерлеге бәяләнде.
Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны «Яңа Юраш АФ» ЯАҖ яулады (67 балл), икенче урында – «Яшь көч АФ» ҖЧҖ (66 балл), өченче урында – «Светлая-Долина» ҖЧҖ (65 балл).
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.