Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләүне тикшерү

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы эшләре быел тәмамланган диярлек. Районның авыл хезмәтчәннәре алдында мөһим мәсьәлә тора, бу – авыл хуҗалыгы техникасын кышкы сакланышка әзерләү. Агымдагы эшләрдә катнашмаган авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклау алдыннан барлык чаралар комплексын узган. Әлеге процесс ГОСТ 7751-2009 регламент документында җентекләп бәян ителгән. Саклауга куюга әзерлек белән берьюлы төзексезлекләрне ачыклау һәм җитешсезлекләр исемлеген төзү буенча төеннәргә һәм агрегатларга диагностика уздырылган. Бу авыл хуҗалыгы техникасын, минималь акчалата чыгым сарыф итеп, 2023 елгы кыр эшләренә оптималь срокларда әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге юнәлештә эшләр барышын объектив чагылдыру максатларында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ел саен кышка саклауга куелачак авыл хуҗалыгы техникасының әзерлек сыйфаты тикшерелә. Шулай ук быел, узган сишәмбедә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Казан дәүләт аграр университеты» ЮБ ФДБМУ агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасы мөдире Д.Т. Хәлиуллин җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТО бүлегенең әйдәп баручы белгече Р.Р.Идрисов, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе белгечләре, механикалаштыру консультанты А.В. Раимов, игенчелек буенча консультант В.Н.Андреев, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Е.Г.Разбитнов катнашындагы комиссиясе авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую эшләрен тикшерде.

Комиссия районның сигез хуҗалыгында машина-трактор паркларын тикшерде. Иң күп балл җыйган «Авангард» ҖЧҖ лидер дип танылды – мөмкин булган 70 баллның 67сен алды. Шулай ук «Заря» ҖЧҖнең «Әлши» бүлекчәсе (66 балл) һәм «Коммуна» ҖЧҖ (65 балл) яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, алар икенче һәм өченче урыннарны алдылар. 

Гомумән, авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклауга әзерлегенең уртача баллы Буа муниципаль районында 64,8 балл тәшкил итте.

Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International