2022 елның 07 декабрендә Зәй муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 22.11.2022 ел, №392/2-пр боерыгы нигезендә, агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс уздырылды.
«Казан ДАУ» ЮБ ФДБМУ Машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы доценты И.Н.Семушкин, Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.Г.Гончаров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашты.
Конкурс барышында техниканы консервацияләү һәм герметиклау кагыйдәләрен мәҗбүри үтәп җиһазландырылган ачык мәйданчыкларда кышкы саклауга куюга аерым игътибар бирелде.
Валентин Гончаров – ТР Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.